Тарихи үзәк – бизнес өчен яңа тартылу ноктасы
ИКЪТИСАД

Тарихи үзәк – бизнес өчен яңа тартылу ноктасы

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр белән очрашты.

Фикер алышуда җирле бизнес вәкилләре генә түгел, Алабугада үз оешмаларын ачу мөмкинлеген күздә тоткан Яр Чаллы һәм Ижевск кунаклары да катнашты.

Очрашуның төп темасы шәһәрнең тарихи үзәген үстерү һәм эшмәкәрләр алдында ачыла торган яңа мөмкинлекләр булды.

Рөстәм Нуриев бүген Алабуганың туристлык үзәге буларак актив үсеш алуы турында сөйләде. Монда шәһәрнең тарихи өлешен төзекләндерү һәм яңа иҗтимагый киңлекләр булдыру мөһим роль уйный.

− Безнең бурыч — халык өчен дә, шәһәр кунаклары өчен дә уңайлы һәм кызыклы инфраструктура булдыру. Казанның яр буе яки Бауман урамы кебек, Алабуганың тарихи өлеше дә кешеләрне җәлеп итәчәк. Казан урамы күбрәк хезмәт күрсәтү, кафе һәм рестораннар территориясенә әвереләчәк, − дип билгеләп үтте район башлыгы.

Узган елда төзекләндерү эшләре тарихи үзәкнең алты урамында башкарылды. Быел Казан урамы үзгәрәчәк — аның бер өлеше җәяүлеләр урамы булып калачак. Алабугалылар һәм кунаклар автомобильләрен махсус җиһазландырылган парковкаларда калдыра алачак. Ә урам үзе йөрүләр, фестивальләр, музыкантлар чыгышлары һәм башка шәһәр чаралары өчен киңлеккә әвереләчәк.

Быелгы уңышлы проектларның берсе — «Пир в мир» гастрономия фестивале. Аның кысаларында җәмәгать туклануы өлкәсе вәкилләре кунакларны үз кухнялары белән таныштыра, ә чакырылган шеф-поварлар һәм медиа экспертлары мастер-класслар үткәрә һәм ризыкны кунакларның күз алдында әзерли.

Алга таба шәһәр чаралары саны арта гына барачак. Аларны җәй көне дә, кыш көне дә үткәрү планлаштырыла.

Шул ук вакытта шәһәрдә элеккечә җәмәгать туклануы объектларының җитмәве сизелә. Алабугада меңнәрчә студент укый, читтән килгән белгечләр эшли, ел саен туристлар саны арта, димәк, сыйфатлы кафе һәм рестораннарга ихтыяҗ зур булып кала.

Фестивальдә Удмуртия эшкуары Людмила Нечаева да уңышлы катнашты. Инде берничә ай ул Алабугага үзенең күчмә миче белән килеп, кунакларны традицион удмурт ризыклары белән сыйлый.

− 14 марттан без шимбә көннәрендә «Пир в мир» фестиваленә киләбез. Хәзер Алабугада стационар павильон ачарга ниятлибез. Әлегә Ленин мәйданында урын сайладык. Удмурт кухнясы белән алабугалыларны һәм туристларны таныштырачакбыз, — дип сөйләде эшмәкәр.

Очрашуда катнашучылар бер нәтиҗәгә килде — Алабугада җәмәгать туклануы объектлары күбрәк булган саен, шәһәр үз халкы һәм туристлары өчен кызыклырак булачак. Муниципалитет үз ягыннан эшмәкәрләргә оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә әзер.


Нет комментариев