Татарстанда «Каршы як полоса» профилактика чарасы башлана
ХОКУК

Татарстанда «Каршы як полоса» профилактика чарасы башлана

Татарстанда гыйнвар һәм февраль айларында каршы як полосага чыгу сәбәпле 45 юл-транспорт һәлакәте булган.

5 марттан 18 мартка кадәр Республиканың Дәүләт автоинспекциясе «Каршы як полоса» профилактика чарасын уздыра. Сәбәбе — фаҗигале статистика: гыйнвар һәм февраль айларында гына да Татарстанда каршы як полосага чыгу аркасында 45 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 21 кеше һәлак булган, тагын 75 кеше яраланган.

Бу саннарның һәркайсы — кеше тормышы һәм кире кайтарып булмаслык югалту.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә искә төшерә:

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен — 7500 сум штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Кабат бозган очракта — машина йөртү хокукыннан 1 елга мәхрүм итү.

«Сезнең куркынычсызлык һәм пассажирлар тормышы — сезнең кулларда. Хәвефле маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз. Исегездә тотыгыз: юлда берничә минутка экономия ясау һич кенә дә кеше тормышына тормый», — диләр ведомствода.


Нет комментариев