Машина йөртү хокукы булмаган ир белән хатын рейд вакытында транспортсыз калды
ХОКУК

Машина йөртү хокукы булмаган ир белән хатын рейд вакытында транспортсыз калды

Хокук бозу рейд барышында ачыкланган.

Дәүләт автоинспекциясенең Алабуга бүлеге хезмәткәрләре «Вкусно — и точка» кафесы районында тикшерү уздырган. 30 гыйнварда булган профилактик рейд барышында 15 административ беркетмә төзелә.

Рейд барышында инспекторлар шаккаткыч битарафлык очрагына тап була. Тикшерү барышында ачыкланганча, правасы булмаган ир-ат транспорт чарасы белән идарә итүне үз хатынына тапшыра. Соңрак, хатын-кызның да машина йөртү хокукы булмавы ачыклана. Нәтиҗәдә ир белән хатынга карата тиешле материаллар төзелә, ә машина эвакуацияләнә.

Моннан тыш, дәүләт автоинспекторлары кайбер башка хокук бозуларны ачыклаган:

  • 8 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән;
  • 2 транспорт чарасының техник җитешсезлекләр булуы ачыкланган;
  • 1 машина йөртүче җәяүлегә өстенлек бирмәгән.

Шулай ук теркәлү билгеләре булмау һәм номерлары укылмый торган автомобиль белән идарә итү очраклары теркәлгән.


Нет комментариев