ХОКУК

Чаллыда автомобиль урлауда шикләнелгән алабугалыны тоткарлаганнар

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, полиция хезмәткәрләре шикләнелүченең шәхесен бер тәүлектән дә кимрәк вакыт эчендә ачыклаган. Урланган Opel Astraны Мөслим авылында табалар.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ хәбәр иткәнчә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсенең «Электротехниклар» полиция бүлегенә 24 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать иткән. Ул ЗЯБ бистәсендәге парковкада үзенең Opel Astra автомобилен тапмавын хәбәр итә.

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре автомобильне Мөслим авылында таба. Калдырылган эзләр буенча хокук саклаучылар урлаучының шәхесен ачыклый.

Ведомство мәгълүматлары буенча, ул Алабугада яшәүче 30 яшьлек кеше булып чыга, элек ул чит милекне аңлы рәвештә юк иткән өчен хөкем ителгән булган. Ир-атны тоткарлаганнар, Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, алабугалы гаебен таныган.

Алабугалыга карата РФ Җинаять кодексының 166 «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча максималь җәза биш елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.


Нет комментариев