Алабугада февральдә 12 исерек йөртүчене тоткарлаганнар
ЮХИДИ искә төшерә: исерек килеш йөрү — хокук бозу гына түгел, ә тормыш һәм сәламәтлек өчен зур куркыныч та.
Февральдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган 12 машина йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр.
Аларның өчесе бу хокук бозуда кабат эләкте — хәзер аларга административ түгел, ә РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный. Тагын өчесе, гомумән, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган. Аларга 10 тәүлеккә административ арест билгеләнгән.
ЮХИДИ искә төшерә: исерек килеш йөрү — хокук бозу гына түгел, ә тормыш һәм сәламәтлек өчен зур куркыныч та. Әгәр сез юлда исерек машина йөртүчене күрәсез икән, полициягә хәбәр итегез. Бәлки, нәкъ менә сезнең шалтырату фаҗигане булдырмый калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев