18 кеше зыян күргән.
17-31 гыйнварда Алабуга районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Каршы як полоса» профилактик акциясе уздыра.
Аның максаты — каршы як полосага чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймау. Контрольне көчәйтүгә борчулы статистика сәбәп булды: 2025 елда шул сәбәпле районда 17 юл һәлакәте теркәлгән. Мондый аварияләр нәтиҗәсендә Алабугада алты кеше һәлак булган, 18е зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә.
2026 елда каршы як полосага юл йөрү кагыйдәләрен бозып чыккан өчен 7 500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлеше).
Нет комментариев