2025 елда Алабуга районында каршы як полосага чыгу аркасында алты кеше һәлак булган
ХОКУК

2025 елда Алабуга районында каршы як полосага чыгу аркасында алты кеше һәлак булган

Юл хәрәкәтендә катнашкан 18 кеше имгәнгән.

17-31 гыйнварда Алабуга районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Каршы як полоса» профилактик акциясе уздыра. Аның максаты — каршы як полосага чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймау.

Контрольне көчәйтүнең төп сәбәбе — борчулы статистика: 2025 елда шул сәбәпле районда 17 юл һәлакәте теркәлгән. Авария нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булды һәм 18 кеше имгәнде, дип хәбәр иттеләр Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә. 

2026 елда юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан өчен 7 500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлеше).


Нет комментариев