Журналист һәм шагыйрә Зөлфия Примакова вафат булды
ХӘБӘРЛӘР

Журналист һәм шагыйрә Зөлфия Примакова вафат булды

Зөлфия Примакова озак еллар районның «Алабуга нуры» газетасында эшләде. Ул журналист, тәрҗемәче, педагог буларак хезмәт куйды, шигырьләр язды.

Журналист һәм шагыйрә Зөлфия Примакова

Зөлфия Примакова исеме күп еллар район журналистикасы белән бәйле иде. «Алабуга нуры» газетасында тәрҗемәче һәм журналист булып эшләде, укучылар өчен төрле материаллар әзерләде.

Ул педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнде, шигырьләр иҗат итте. Хезмәттәшләре һәм танышлары аны ачык йөзле, игелекле һәм ярдәмчел кеше буларак хәтерли.

Зөлфия Примакова күпбалалы әни иде. Аның вафаты туганнары, якыннары, хезмәттәшләре һәм аны белгән барлык кешеләр өчен зур югалту.

Зөлфия Примакова белән хушлашу бүген «Җәмигъ» мәчетендә сәгать 10:30да узачак.

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакцияләре Зөлфия Примакованың туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Якты истәлеге күңелләрдә мәңге саклансын. Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын, Зөлфия апа.


Нет комментариев