Планлы визитлар вакытында социаль хезмәтләр алучыларга җылыту сезонына әзерләнү һәм янгын чыкканда нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
«Ышаныч — Доверие» КЦСОН белгечләре социаль хезмәтләр алучы гаиләләрдә булып, җылыту сезоны алдыннан янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде.
Визитлар вакытында белгечләр янгын куркынычсызлыгы һәм җылыту сезонына әзерлек турында сөйләде. Янгын чыгуга китерергә мөмкин булган көнкүреш куркынычларына аерым игътибар бирелде. Халыкка янгыннарның киң таралган сәбәпләре арасында электр җиһазларының төзек булмавы, ут белән саксыз эш итү һәм газ приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булуын искә төшерделәр.
Моннан тыш, белгечләр янгын чыкканда гамәлләр тәртибен һәм бинадан ашыгыч эвакуацияләнүнең төп кагыйдәләрен кабатладылар.
Нет комментариев