Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Ветераннар Җиңү көне алдыннан еллык түләүләр алачак

Акчалар һәр ветеранга билгеләнгән график нигезендә банклар яки почта аша җиткереләчәк.

Россиянең Социаль фонды апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына Җиңү көненә каралган еллык түләүләрне күчерә башлаячак. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына фондның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Фондта ачыклауларынча, акчалар һәр ветеранга билгеләнгән график нигезендә банклар яки почта аша җиткереләчәк.

Түләү күләме 10 мең сум тәшкил итә. Ул Бөек Ватан сугышындагы хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашучылар өчен каралган.

Указ нигезендә, түләүне сугыш елларында гамәлдәге армиядә хезмәт иткән яки хәрби хәрәкәтләр районнарында алган яралану, контузия, имгәнү яисә авыру нәтиҗәсендә инвалид калган ветераннар ала.

Шулай ук хәрби операцияләрдә катнашучылар, гамәлдәге армиянең хәрби частьләрендә, дошман тылында яки чит дәүләт территорияләрендә махсус биремнәр үтәүчеләр һәм башка берничә категория буенча хокукы булганнар да бу ярдәмнән файдалана алачак.

Түләү Россиядә яшәүче ветераннарга гына түгел, ә Балтыйк буе илләрендә — Эстония, Латвия һәм Литвада яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга да кагыла.

Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков хәбәр иткәнчә, ветераннарга һәм аларның туганнарына гариза язарга яки ведомстволарга мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел: түләүләр апрель яки май айларында фондтагы мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә күчереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев