Бу хакта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең МАХ-каналында хәбәр итте.
Укытучылар көнендә Алабуга районы мәгариф идарәсе автопаркы яңа автобус белән тулыланды.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең МАХ-каналында хәбәр иткәнчә, транспорт Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан тапшырылган. Яңа автобус район мәгариф идарәсе карамагына бирелде. Рөстәм Нуриев республика җитәкчелегенә Алабуга районы мәктәбенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Нет комментариев