Укытучы хезмәтенә хөрмәт: 10нчы лицейның биш педагогы бүләкләнде
ХӘБӘРЛӘР

Укытучы хезмәтенә хөрмәт: 10нчы лицейның биш педагогы бүләкләнде

Укытучы — баланың белем дөньясына беренче адымнарын атларга ярдәм итүче, аның сәләтен күреп, үз көченә ышанычын арттыручы кеше. 5 октябрьдә билгеләп үтелә торган Укытучылар көне дә нәкъ менә шушы хезмәткә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү өчен зур әһәмияткә ия.

10 лицей укытучылары

6 октябрьдә шәһәр мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара оештырылды. Алабуга администрациясе әзерләгән концерт педагоглар өчен матур бүләк булды. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгышы исә тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Укытучыларны хөрмәтләделәр

Сәхнәдән шәһәр коллективларының иҗади номерлары да тәкъдим ителде, укытучыларга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре яңгырады. Алабуга башлыгы Рөстәм Нуриевның педагогларга мөрәҗәгате дә бәйрәмнең җылы атмосферасын тулыландырды.

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — укытучыларны бүләкләү булды. Быел Алабугадагы 10нчы лицейның биш педагогы — Светлана Борисова, Гөлназ Кантуганова, Ирина Мартынова, Ания Хайрахманова һәм Равия Усманова мактаулы бүләкләргә лаек булды.

Лицей горурлыгы

Светлана Михаил кызы Борисова 1998 елдан бирле лицейда башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Ул үз һөнәренә мәхәббәт белән хезмәт итә, укучылары аны җылы мөнәсәбәте һәм кызыклы дәресләре өчен ярата. Светлана Борисова Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Һөнәргә тугрылык өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Ания Әмирҗан кызы Хайбрахманова хезмәт юлын 1994 елда шушы лицейда башлый. Ул телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүгә зур көч куя. Аның хезмәте Татарстанның күкрәк билгесе белән бәяләнде. Гөлназ Мөхәмәтнур кызы Кантуганова да педагогик хезмәт юлын әлеге лицейда башлаган. Бүген дә ул укучыларының яраткан укытучысы, киңәшчесе һәм дусты булып кала. Равия Нәдерша кызы Усманова 1995 елдан шушы мәктәптә татар теле укытучысы булып эшли. Бүген дә ул лицейда фидакарь хезмәт итә. Күпьеллык хезмәте «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе белән билгеләп үтелде.

Лицейның тагын бер горурлыгы — укучыларының химия фәненнән Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыюы. Бу нәтиҗәгә төрле елларда Снитко Полина (2012), Насибов Рашад, Кашфразыева Ләйсән, Губина Мария (2013), Калмыкова Валерия (2021), Кавиева Динара (2025) иреште. Әлеге укучыларны химия фәненнән Ирина Николай кызы Мартынова әзерләде. Ирина Николаевна лицейда 2001 елдан бирле эшли һәм үз эшенең чын остасы буларак зур хөрмәт казанды. Педагогның хезмәте «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бәяләнде.


Нет комментариев