Түбән Каманың перинаталь үзәген февральгә кадәр дезинфекциягә яптылар
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Каманың перинаталь үзәген февральгә кадәр дезинфекциягә яптылар

Санитар-гигиена эшкәртү һәм дезинфекция эшләре 19 гыйнвардан 2 февральгә кадәр планлаштырылган.

Түбән Кама район балалар хастаханәсенең перинаталь үзәге планлы дезинфекциягә ябылды. Мәгълүмат медицина учреждениесенең Telegram-каналында барлыкка килде.

«Булачак әниләрнең борчылыр өчен сәбәпләре юк: бу бала табучы хатын-кызлар һәм яңа туган балалар өчен максималь куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән даими чара», — дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Санитар-гигиена эшкәртү һәм дезинфекция эшләре 19 гыйнвардан 2 февральгә кадәр планлаштырылган һәм СанПиН таләпләренә туры китереп башкарыла.

Дезинфекция үткәрү вакытына:

  • Түбән Камада яшәүче хатын-кызларга Яр Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгендә ярдәм күрсәтәчәкләр;
  • Зәйдә яшәүче хатын-кызларга — Әлмәттә.

Нет комментариев