ТРның Минзәлә районында шәхси йортта шартлау булган
ХӘБӘРЛӘР

ТРның Минзәлә районында шәхси йортта шартлау булган

Зыян күрүчеләр юк.

Татарстанның Минзәлә муниципаль районының Хуҗәмәт авылында ике фатирлы шәхси йортта шартлау булды.

«Газпром трансгаз Казан» матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, гадәттән тыш хәл турында хәбәр кичә 21:50 сәгатьтә килгән. Зыян күрүчеләр юк.

Булган хәлнең сәбәбе газ яки башка берәр нәрсә булырга мөмкин, белгечләр сәбәпне ачыклау белән мәшгуль. Билгеле булганча, йортта газ җиһазларын соңгы тикшерү 2025 елның 2 сентябрендә үткәрелгән.


Нет комментариев