ТРның дүрт районында ярты миллиард сумга балалар өчен сәнгать мәктәпләре төзеләчәк
ХӘБӘРЛӘР

ТРның дүрт районында ярты миллиард сумга балалар өчен сәнгать мәктәпләре төзеләчәк

Эшләр «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында алып барыла.

Татарстанда дүрт балалар сәнгать мәктәбе төзеләчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан 548,6 млн сум бүлеп биреләчәк.

ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, учреждениеләр Арча, Кама Тамагы, Яшел Үзән һәм Балтач районнарында барлыкка киләчәк.

Эшләр «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында алып барыла.


Нет комментариев