ТР Яшьләр эшләре министрлыгы: Татарстан Кырымга балалар җибәрүне вакытлыча туктатты
Җәйне ярымутрауда үткәрергә планлаштырган балаларга альтернатива тәкъдим ителәчәк.
Татарстан, Кырым хакимиятенең тәкъдимнәренә ярашлы рәвештә, 1 сентябрьгә кадәр Кырым Республикасы территориясендә урнашкан ял итү һәм савыктыру оешмаларына балаларны һәм төркемнәрне җибәрүне вакытлыча туктатты. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүгенге көндә Татарстан балалары Кырым Республикасының ике лагеренда урнашкан, һәм алар кирәкле барлык нәрсә — кайнар ашау, эчә торган су белән тәэмин ителгән», — дип белдерде ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыров.
Профильле ведомство җитәкчесе ачыклап үткәнчә, җәйне ярымутрауда үткәрергә планлаштырган балаларга альтернатива тәкъдим ителәчәк — Краснодар крае диңгез буенда ял итү яки акчаларны кире кайтару.
«Республикада оператив штаб эшли, вазгыять даими рәвештә контрольдә тотыла. Әти-әниләр мәгълүмат алу өчен 8 (843) 292-29-19 телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала», — дип өстәде министр.
Элегрәк Кырым башлыгы Сергей Аксенов үз указы белән төбәк территориясендә 2026 елның 1 сентябренә кадәр балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмаларында урыннар броньлауны, балаларны кабул итүне һәм урнаштыруны вакытлыча туктаткан иде.
Вазгыятьне контрольдә тоту өчен Россия Мәгариф министрлыгында махсус штаб оештырылган. «Артек» халыкара балалар үзәгендә тәрбияләнүчеләрне даими яшәү урыннарына планлы рәвештә озату алып барыла. «Алые паруса» бөтенроссия балалар үзәгенә балалар кабул ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев