ТР Дәүләт камера хоры Россия көненә «Алабуга» махсус икътисади зонасында чыгыш ясады
Концерт программасы Россия көненә багышланган иде.
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасында, Kastamonu заводы территориясендә, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры концерты узды. Коллектив Татарстанның халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендә чыгыш ясады.
Программа Россия көненә багышланды һәм «А значит нам нужна одна Победа!» проекты кысаларында узды. Проект Татарстанның иң яхшы дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре өчен мәдәният өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга бирелгән грант ярдәмендә тормышка ашырыла.
«Алабуга» МИЗда ясаган чыгыш республиканың эре сәнәгать предприятиеләрендә концертлар сериясенең дәвамы булды. Элегрәк коллектив Менделеевскидагы «Аммоний» химия комплексы хезмәткәрләре өчен Җиңү көненә багышланган бәйрәм программасын тәкъдим иткән иде.
Проектның үзенчәлеге танылган әсәрләрне башкаруда гына түгел, тамашачыларны музыкаль хәрәкәткә җанлы җәлеп итүдә дә. Хорның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Таминдарова билгеләп үткәнчә, коллективның иң мөһим бурычларының берсе — кешеләргә бергәләп җырлау традициясен кайтару. Мондый формат катнашучыларны берләштерергә, үзара аңлашу атмосферасын булдырырга һәм бердәмлекне тоярга ярдәм итә.
Менделеевскида узган концертта артистлар тамашачылар янына гадәти булмаган образда чыктылар: сәхнә костюмнары өстеннән предприятие хезмәткәрләренең саклагыч жилетларын һәм каскаларын киделәр. Бу — хезмәт кешеләренә хөрмәт билгесе булды һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
«Алабуга» МИЗда концерт махсус киемнәрсез узды, әмма Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган күренекле чараларның берсенә әверелде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт камера хорын шулай ук Алабугада Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» («Летние вечера в Елабуге») фестивалендә дә көтәләр. Хорның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Таминдарова фестивальнең сәнгать советына керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев