Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татрстанда «ФИЗРА» үзәкләре төзелеше тәмамланып килә

Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә «ФИЗРА» физкальтура-сәламәтләндерү спорт үзәкләре төзелеше төгәлләнеп килә. Объектлар «Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль программасы кысаларында шәхси инвестицияләр җәлеп итеп сафка бастырыла. Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Безгә спортның зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен генә түгел, ә район үзәкләрендә яшәүчеләр өчен дә үтемле булуы мөһим», – диде Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов.

Хәзерге вакытта объектларда төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган диярлек, 2026 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла. Ике проектның да инвесторы – «ФИЗРА» компаниясе. Бер комплексның гомуми бәясе 350 млн сум тәшкил итә. Киләчәктә халык футбол, волейбол, баскетбол һәм көрәш кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә алачак.

Татарстан илдә спорт объектларын төзү өчен дәүләт-хосусый партнерлыгы механизмнарын актив куллана башлаган төбәкләренең беренчеләреннән булды. Бу төбәк һәм муниципаль бюджетларны артык йөкләмичә, халык өчен якын-тирәдә генә заманча спорт инфраструктурасы булдырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев