Татарстанның Торак инспекциясе «Домоуправ‑3» идарәче компаниясенә куркыныч вентиляция каналлары өчен штраф билгеләде
Кимчелекләрне төзәтү инспекция контролендә кала.
Закон буенча, идарәче компания вентиляция системаларын елына ким дигәндә өч тапкыр тикшерергә бурычлы. Биредә исә «Домоуправ‑3» идарәче компаниясе бу бурычын системалы рәвештә санга сукмаган, дип хәбәр итә Татарстан Торак инспекциясенең матбугат хезмәте.
Компания 2024 елның 23 июлендә һәм 2025 елның 31 июлендә төзелгән актларны тәкъдим иткән, аларда вентиляция очлыклары (оголовки) төзек һәм куллануга яраклы дип күрсәтелгән. Ләкин инспектор тикшерү вакытында бөтенләй башка хәлне күргән: очлыклар өлешчә җимерелгән, саклагыч челтәрләр һәм зонтлар да юк. Бу шахталарга чүп-чар, кошлар, явым-төшем һәм чит предметлар төшү куркынычын тудыра.
Төзек булмаган вентиляция — яшәүчеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен җитди куркыныч, аеруча газ плитәләре һәм су җылыткычлары кулланганда. Һава тарту көче начар булу яки бөтенләй булмау фатирларда ис газы җыелуга, агулануларга һәм хәтта үлем очракларына китерергә мөмкин.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Домоуправ‑3» идарәче компаниясе директоры кагыйдә бозуларда гаепле дип танылган һәм аңа 50 мең сум штраф салынган. Кимчелекләрне бетерү инспекция контролендә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев