Татарстанның төбәк юлларында 474 берәмлек махсус техника эшли
Узган тәүлектә юл хезмәтләре 2655 тонна ком-тоз катнашмасы, 86 тонна тоз һәм 20 тонна тоз эремәсе тоткан.
Төбәк әһәмиятендәге юлларда 474 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә трассага 225 машина хезмәт күрсәткән, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Узган тәүлектә юл хезмәтләре 2655 тонна ком-тоз катнашмасы, 86 тонна тоз һәм 20 тонна тоз эремәсе тоткан.
Юлларда бозлавык саклана.
Штаттан тыш хәлләр булган очракта, машина йөртүчеләргә министрлыкның тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев