Татарстанлыларга ана капиталы буенча гаризалар карау вакыты турында сөйләделәр
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларга ана капиталы буенча гаризалар карау вакыты турында сөйләделәр

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге ана капиталы акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны карауның уртача вакытын кыскартты. Хәзер моңа дүрт эш көне китә.

Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегендә хәбәр итүләренчә, мондый гаризаларны карауның закон белән билгеләнгән вакыты биш эш көне тәшкил итә, әмма чынлыкта карар уртача дүрт эш көне эчендә кабул ителә. Әле берничә ел элек бу процедурага бер айга кадәр вакыт китә иде.

Гаризаларга җавап бирү вакыты цифрлаштыру ярдәмендә тизләтелде. Фонд кирәкле мәгълүматларны ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша ала, бу исә өстәмә сораулар санын һәм документларны эшкәртү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә.

Ата-аналарга «Госуслуги» порталы аша гариза бирү һәм кирәкле документларны тапшыру да җитә. Татарстан буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренә караганда, срокларны кыскарту процедураларны гадиләштерү буенча системалы эш нәтиҗәсе булган. Әтйрегә кирәк, шул ук вакытта мәгълүматларны тикшерү сыйфаты да саклана.

Ана капиталы мәсьәләләре һәм социаль ярдәмнең башка чаралары буенча консультацияне Бердәм контакт-үзәкнең 8 800 100 0001 телефоны аша алырга мөмкин. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.


Нет комментариев