Татарстанга 8 марттан соң 27 градуслы салкыннар килә
Якшәмбе, 8 мартта, төнлә һәм иртән кар һәм буран көтелә.
Татарстанга антициклон тотрыксыз һава торышына алмашка салкыннар алып килә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фаразыннан билгеле булды.
Шимбәгә каршы төндә, 7 мартта, урыны белән бераз кар ява. Көндез исә актив фронталь бүлек Татарстанга көчле кар алып килә. Урыны белән буран һәм секундына 15-17 метрга кадәр тизлектәге көчле җил була. Термометр баганалары төнлә −12..-17 градус, аязганда −21 градус, ә көндез −3..-8 градус күрсәтә.
Якшәмбе, 8 мартта, төнлә һәм иртән кар һәм буран көтелә. Көндез урыны белән бераз кар яву дәвам итә. Җил тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр көчәя. Температура фоны кими: көн дәвамында −11..-16 градус, ә төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә аязганда −21 градус була.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 9 мартта, кар циклоны чигенә һәм һава торышын антициклон билгели башлый. Явым-төшем булу ихтималы аз. Һава температурасы кимү фаразлана. Төнлә һәм иртән −22..-27 градус, ә көндез −15..-20 градус көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев