Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда хастаханә һәм мәктәпләрдәге куркынычсызлык буенча эш төркеме оештырылачак

Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Дәүләт Советында КПРФ фракциясе инициативасы белән «Татарстан Республикасында социаль объектларның террорчылыктан саклану проблемалары турында» темасына түгәрәк өстәл узды. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Дәүләт Советында КПРФ инициативасы белән мәктәпләрнең һәм хастаханәләрнең террорчылыктан саклану проблемалары буенча түгәрәк өстәл узды. Катнашучылар финанслауның җитмәве, персоналның җитәрлек әзерлеге булмавы һәм ведомствоара багланышлардагы кимчелекләр турында фикер алыштылар.

ТР мәгариф министры урынбасары хәбәр иткәнчә, 2026 елда мәктәпләрне саклауга 1,9 млрд сум бүлеп бирелгән, әмма җиһазландыру белән бәйле проблемалар кала: кайбер мәктәпләрнең коймалары җитәлек биеклектә түгел, камералар бөтен җирне дә төшереп бетерә алмый. Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина учреждениеләрендә тикшерүләр һәм куркынычсызлык өчен җаваплы кешеләр турында хисап тотты.

Росгвардия хәбәр иткәнчә, уку йортларының 99,7% ында хәвеф кнопкалары бар, ярты ел эчендә тикшерелгән 80 объектта 185 җитешсезлек ачыкланган.

Утырыш йомгаклары буенча социаль объектларның сакланышын тикшереп тору өчен эшче төркем төзергә дигән карар кабул ителде.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев