ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда урманнарны янгыннан саклау эшләре төгәлләнде

Республикада урманнарны янгыннардан саклау өчен яңа минеральләштерелгән полосалар һәм юллар төзелгән, гамәлдәге инфраструктура яңартылган. Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында урманнарны янгынга каршы җиһазландыру буенча 2026 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Чаралар «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Быел республика урманнарында 2395,2 чакрым яңа янгынга каршы минеральләштерелгән полоса булдырылган. Моннан тыш, гамәлдәге 4806,9 чакрым озынлыктагы полосалар яңартылган. Янгын чыгу куркынычы булган урыннарга тизрәк барып җитү мөмкинлеген тәэмин итү өчен 111,3 чакрым янгынга каршы юл төзелгән. Тагын 426,5 чакрым юл реконструкцияләнгән.

Урманнарда янгын иминлеге турында мәгълүмат бирүгә дә игътибар бирелгән. Барлыгы 794 мәгълүмати стенд, махсус билге һәм күрсәткеч урнаштырылган. Шулай ук урманнарда ял итү өчен 225 урын төзекләндерелгән.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сүзләренчә, бу чаралар урман янгыннары килеп чыгуны кисәтергә, урманнарны сакларга һәм янгын чыккан очракта аны тиз арада сүндерү өчен кирәкле шартлар булдырырга ярдәм итә. Инфраструктураны даими яңарту һәм халыкка янгын иминлеге кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерү гадәттән тыш хәлләрне булдырмауда мөһим роль уйный.


Нет комментариев