Татарстанда сезон башланганнан бирле беренче тапкыр талпан энцефалиты очрагы теркәлде
Бүгенге көнгә Татарстан хастаханәләренә талпан кадалуга зарланып 2 643 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 604е — балалар.
Татарстанда сезон башланганнан бирле вируслы талпан энцефалитының беренче очрагы теркәлде. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, Чиләбе өлкәсендә ял иткән вакытта татарстанлыга талпан кадалган.
Бүгенге көнгә Татарстан хастаханәләренә талпан кадалуга зарланып 2 643 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 604е — балалар.
Эпидемиологик вазгыять (иң күп мөрәҗәгатьләр):
- Казан — 728 очрак;
- Яр Чаллы — 262 очрак;
- Әлмәт районы — 246 мөрәҗәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев