Татарстанда шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тормышына һәм иҗатына багышланган «Саҗидә» тулы метражлы документаль-нәфис фильмын төшерү башланды.
Проект 2026 елда билгеләп үтеләчәк бер гасырлык юбилеена багышланган һәм «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе» гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Картинаның режиссеры Александр Далматов, сценариен Алсу Хәбибуллина һәм Резеда Хәертдинова язган. Проект «Тамга» заманча татар мәдәнияте үзәге патронажы астында гамәлгә ашырыла.
Картина Саҗидә Сөләйманова язмышының барлык төп этапларын: балачагын, сугыш елларын, Әлмәттәге эшен, укытучылык эшчәнлеген, иҗатының чәчәк атуын һәм авыруга каршы көрәшне үз эченә ала. Визуализация өчен Камал, Минзәлә һәм Әлмәт театрлары актерлары катнашында уен күренешләре төшерелә. Шагыйрә ролен Алсу Каюмова, Зарина Сафина һәм Таңсылу Әхмәдиева башкара. Фильмны Казанда, Әлмәттә һәм Башкортстанның Тәтешле районында төшерәләр.
Фильм өчен Саҗидә Сөләйманова турында интервью-истәлекләр язылган. Үз тарихлары белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, халык язучылары Ренат Мөхәммәдиев, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, әдәбиятчылар Дания Заһидуллина, Фоат Галимуллин һәм башкалар уртаклашты.
Нет комментариев