Татарстанда өч елга бюджет проектын әзерли башладылар
Хәзер график Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм Татарстан Икътисад министрлыгына килештерүгә җибәрелгән.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында якындагы өч елга республика бюджеты проектын әзерләүгә керештеләр. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Билгеләнгән тәртип буенча, 15 мартка кадәр Финанс министрлыгы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә ел саен чираттагы финанс елына һәм план чорына бюджет төзегәндә эшләнә торган закон проектларын, шулай ук тиешле документларны һәм материалларны әзерләү һәм карау графигын төзи.
Бу документта эшнең төп этаплары, республика башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлек сроклары һәм тәртибе язылган.
Хәзер график Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм Татарстан Икътисад министрлыгына килештерүгә җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев