Татарстанда кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады
Ведомство белгечләре 9-20 март көннәрендә республика халкыннан шалтыратулар кабул итәчәк.
Татарстанда кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады, дип яза «Татар-информ».
Консультацияләр 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган. 2026 елда чаралар «Safeproducts, Confident Consumers» — «Имин товарлар, ышанычлы кулланучылар» девизы астында уза, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча матбугат хезмәте.
Ведомство белгечләре 9-20 март көннәрендә республика халкыннан шалтыратулар кабул итәчәк.
Сорауларны түбәндәге телефоннар буенча бирергә мөмкин:
- 8 (986) 901-03-17 — Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе;
- 8 (843) 221-90-16 — «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең консультация үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев