Татарстанда кар явачак һәм 4 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кар явачак һәм 4 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 9 ноябрьдә, Татарстанда циклон тәэсирендә урнашкан тотрыксыз һава торышы сакланачак, температура бераз күтәреләчәк.

Республикада кар явачак. Урыны белән иртән буран булачак. Моннан тыш, урыны белән Татарстан юлларында, шул исәптән Казанда да, бозлавык барлыкка килә.

Төнге +1...-4 градуслардан соң (көнчыгышта −7 градуска кадәр) көндез республика буенча һава 0...+4 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев