Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 12 ноябрьдә, Татарстанда дымлы һәм тотрыксыз һава торышы сакланачак, температура бераз түбәнәячәк.
Республикада болытлы һава торышы саклана. Төнлә, көндез юеш кар һәм яңгыр явачак.
Кайбер урыннарда төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык хасил була.
Төнге +1...-2 градуслардан соң көндезге сәгатьләрдә республика буенча һава +1...+4 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев