Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Бүген, 11 ноябрьдә, Татарстанда элегрәк урнашкан дымлы һәм тотрыксыз һава торышы саклана, шул ук вакытта температура фоны бераз күтәрелә.
Республикада көн болытлы булачак, җепшек кар һәм яңгыр явачак.
Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил көтелә. Кайбер урыннарда юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Төнлә температура +2..-2 градус тәшкил итсә, көндезге сәгатьләрдә республикада һава +1..+5 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев