2026 ел башыннан Татарстан Республикасында яшәүче гаиләләр ана капиталының 10 мең сумга кадәр калган өлешен акчалата алды.

Ана капиталының калган өлеше гаиләнең мохтаҗлыгына яисә балаларның яшенә бәйсез рәвештә түләнә. Ә түләү күләме мөрәҗәгать итү көненә сертификатта калган 10 мең сум күләмендәге фактик суммага туры килә. Бу акчаларны гаилә теләсә нинди максатларга куллана ала.
Түләүне алу өчен сертификат хуҗасына «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза бирү яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итү дә җитә. Гариза карау срогы — 12 эш көне, акчалар 5 эш көне дәвамында күчерелә. Гаризаны тутырганда, сертификат хуҗасының исәп-хисап счетын күрсәтү мөһим. Акча ир яки хатынның яисә башка туганнарның исәп-хисап счётына күчерелми.
Сертификатта калган акча күләмен мөстәкыйль рәвештә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинеттагы өземтәгә заказ биреп яисә Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп белергә мөмкин.
Моңа кадәр без ТР буенча Социаль фонд бүлеге 2026 ел башыннан картлык буенча 5560 пенсия билгеләде дип язган идек.
Нет комментариев