Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яшәүче 12 500 кеше соңгы елда үзләрен банкрот дип таныды

Экспертлар билгеләп үткәнчә, 75% очракта банкротлык инициаторлары гражданнар үзләре, калганнарында — кредиторлар яки салым хезмәте.

Бер ел эчендә Татарстанда 12 500 кеше үзләрен банкрот дип тану өчен судка мөрәҗәгать иткән. Бу күрсәткечләр буенча республика Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Краснодар краеннан калышып, илдә дүртенче урында тора, дип яза «ТНВ» сайты.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, 75% очракта банкротлык инициаторлары гражданнар үзләре, калганнарында — кредиторлар яки салым хезмәте.

Еш кына судларга ир-атлар мөрәҗәгать итә. Аларның уртача яше 45 ел тәшкил итә, ә бурыч күләме якынча 2,5 млн сумга җитә. Бурыч — куллану кредитлары, ипотека һәм кредит карталары буенча җыела.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Максим Боровков сүзләренчә, канунда мошенниклар гамәлләреннән зыян күрүчеләрне банкрот дип танырга мөмкинлек бирә торган аерым маддә юк. Акчаны аферистларга үзе тапшырган яки торактан мәхрүм ителгән кешеләр өчен башка суд процедурасы каралган.

«Әгәр сүз мошенниклык һәм зыян күрүчегә төшкән бурыч йөкләнешләре турында барса, бәхәссез, аның бурыч барлыкка килү белән бәйле намуссыз тәртибе турында сөйләү — бу абсурд. Әлбәттә, суд бу очракта йөз белән борыла», — дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев