Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 5 ноябрьдә, Татарстанда һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә.
Республикада күк йөзен болытлар каплаячак. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә аз һәм уртача явым-төшем булачак. Көндез кайбер урыннарда, ТР башкаласын да кертеп, кыска вакытлы бураннар булырга мөмкин. Төнлә урыны-урыны белән төшкән томан кояш чыкканнан соң таралыр.
Юлларның аерым участокларында, шул исәптән Казанда да, бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Төнге −2, +2 градуслардан соң көндезге сәгатьләрдә төбәк буенча һава 0, +4 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев