Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кимегән

Ел башыннан гриппның активлыгы кими.

Татарстан Республикасында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны тотрыклы дәрәҗәдә саклана. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада 12 114 ОРВИ һәм грипп очрагы теркәлгән. Бу узган атнадагы күрсәткечтән азрак һәм эпидемиологик бусагадан 45,7 процентка түбәнрәк.

Ел башыннан гриппның активлыгы кими. Узган атнада барлык вируслы инфекцияләр арасында грипп өлеше 17 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта республикада гриппоз булмаган этиологияле вируслар белән авыручылар саны сезонлы югары дәрәҗәдә. Бу язгы сезонга хас күренеш, дип аңлаттылар Роспотребнадзорда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев