Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда дефицитлы белгечлек табибларына 1 млн сум «подъёмный» акчалары тәкъдим итәчәкләр

Программа Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән тәҗрибәле белгечләргә, шулай ук кичәге студентларга юнәлдерелгән.

Татарстан хакимияте хастаханәләрнең кадрлар составын финанс стимуллары ярдәмендә көчәйтергә планлаштыра. Дефицитлы юнәлешләр буенча эшләү өчен республикага күчәргә әзер булган медикларга берәр миллион сум түләнәчәк.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тиешле инициативасы коррупциягә каршы тикшерү стадиясендә, дип яза «НТР 24». Программа Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән тәҗрибәле белгечләргә, шулай ук кичәге студентларга юнәлдерелгән. 

Иң мөһиме — дефицитлы вакансияне тулы ставкага биләргә һәм республиканың дәүләт сәламәтлек саклау системасында ким дигәндә өч ел эшләргә. 

1 млн сумлык инвестиция табибларга яңа урында урнашканда сизелерлек ярдәм булачак, шул ук вакытта нәкъ менә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәүләт учреждениеләренә эшкә урнашу мәҗбүри шарт булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев