Татарстанда чәршәмбе көнне кар, буран һәм 11 градуска кадәр салкын булачак
Урыны белән көчле бозлавык.
Иртәгә, 4 мартта, Татарстанда кар, юеш кар, урыны белән тизлеге 15 м/с ка кадәр җил һәм төнлә минус 11 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометүзәге сайтында хәбәр ителә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, чәршәмбе көнне төбәктә болытлы булачак. Төнлә кар һәм юеш кар көтелә. Кайбер районнарда буран, ә төнлә бозлавык булачак.
Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с тизлектә булыр дип фаразлана, урыны белән аның тизлеге 15 м/с кадәр көчәя. Төнлә термометр баганалары минус 6-11 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән көньяк-көнчыгыш районнарда минус 2-5 градус булачак.
Көндез температура −3..8 градуска кадәр булачак. Көньяк-көнчыгыш районнарда урыны белән җылырак һава торышы көтелә: −1..2 градус. Татарстанлыларны урыны белән көчле бозлавык турында кисәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев