Татарстанда бүген +20 градуска кадәр җылы булачак
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бүген +20 градуска кадәр җылы булачак

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 12 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана, температура тагын да күтәреләчәк. 

Республикада алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшем көтелми.

Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, урыны белән 13 метрга кадәр көчәя.

Көзге салкынча төннән соң, көндез һава +15...+20 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев