Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
19 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка таба үзгәртә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, көндез урыны белән 16 метрга кадәр көчәя.
Төнлә һаваның минималь температурасы +3...+8 градус тәшкил итсә, көндез максималь температура +9...+14 градус булачак.
Нет комментариев