Татарстанда бүген +14 градуска кадәр җылы булачак
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бүген +14 градуска кадәр җылы булачак

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Татарстанда 27 октябрьдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем фаразланмый. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +1..-4 градус булды. Көндез максималь температура +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев