Татарстанда бер атна эчендә барлык ягулык төрләренә бәя артты
Бер атна эчендә бензинның уртача бәясе литры өчен 68,98 сумнан 71,15 сумга кадәр күтәрелгән.
Татарстанда янә ягулык бәясе арту теркәлде. Росстат мәгълүматларына караганда, 30 июньнән 6 июльгә кадәр республикада барлык төп маркалы бензин һәм дизель кыйммәтләнде.
Бер атна эчендә бензинның уртача бәясе литры өчен 68,98 сумнан 71,15 сумга кадәр күтәрелгән.
Иң сизелерлек үсеш АИ-95кә туры килде: бу бензинның литры элеккеге 71,45 сум урынына 73,75 сум тора башлады. АИ-92 шулай ук литр өчен 65,87 дән 67,98 сумга кадәр артты.
АИ-98 бәясе аз гына артты:93,60 сумнан 93,87 сумга кадәр. Дизель ягулыгы литр өчен 79,41 сумнан 81,57 сумга кадәр кыйммәтләнде.
Татарстанда ягулыкка бәяләр үсеше бер атна элек тә теркәлгән иде. Ул вакытта бензинның уртача бәясе литры өчен 67,92 дән 68,89 сумга кадәр арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев