Татарстанда әниләрнең бала карау ялына чыгуы белән беррәттән, әтиләр дә бу мөмкинлектән ешрак файдалана башлаган. Бүген бала карау буенча ярдәм чарасын алучылар арасында әтиләрнең өлеше 12,5 процентка җиткән.
Бала карау өчен ялны әни генә түгел, әти дә рәсмиләштерә ала. Моның өчен эш бирүчегә ял һәм түләү билгеләү турында гариза бирергә кирәк. Мәгълүматлар Социаль фондка тапшырылганнан соң, пособие 10 эш көне эчендә билгеләнә һәм балага бер яшь ярым тулганчы түләнә.
2026 елда айлык пособие күләме 10 837 сумнан 83 021 сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта әти тулы эш көненә эшкә чыга һәм түләү алу хокукын саклап кала ала. 2026 ел башыннан һәр балага бер яшь ярым тулганчы аны карау чоры ата-ананың иминият стажына да тулысынча кертелә.
Бала карау ялын шулай ук әбиләр, бабайлар, башка туганнар яки опекуннар да рәсмиләштерә ала. Гаиләдә игезәкләр, өч игезәк яки яшь аермасы аз булган балалар туган очракта, ялны бер үк вакытта ата-ананың икесе дә рәсмиләштерә ала.
«Бүген әтиләр балалар турында кайгыртуны үз өстенә ешрак ала. Татарстанда 3 меңгә якын әти инде бала карау ялын рәсмиләштерде», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Нет комментариев