Бу атнада Татарстанда кыска вакытка эссе һава торышы кайтачак, әмма ял көннәрендә республикада җитди суыту булачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.

Иртәгә, 11 августта, төбәктә антициклон тәэсире нәтиҗәсендә температура фонының күтәрелүе көтелә. Сишәмбегә каршы төндә термометр баганалары +6, +11 градуска кадәр төшәчәк, әмма көндез республикада +22, +27 градуска кадәр җылына. Явым-төшем булу ихтималы аз, ләкин урыны белән төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан хасил булырга мөмкин.
Чәршәмбегә каршы төндә, 12 августта, Татарстанда коры һава торышы саклана. Әмма көндезге сәгатьләрдә төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, төбәкнең көнбатышында кыска вакытлы яңгырлар явачак. Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +8..+13 градус, якты вакытта +21..+ 26 градус булачак.
Пәнҗешәмбе көнне, 13 августта, Республика аша чираттагы атмосфера фронты узачак. Төнлә Татарстан территориясенең күпчелек өлешендә, көндез көнчыгышта кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төн җылы булачак — +10нан +15 градуска кадәр, ә менә көн салкынрак булачак — +18дән +23 градуска кадәр.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, шимбә һәм якшәмбе, 14 һәм 15 августта республикада һава торышы тотрыксыз булачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар дәвам итә. Шул ук вакытта тагын да ныграк суыта: тәүлекнең якты вакытында термометр баганалары +14, +19 градустан югары күтәрелмәячәк.
Нет комментариев