Ана капиталы гаиләләргә балаларның белем алуына бәйле чыгымнарны капларга да ярдәм итә. Татарстанда программа эшли башлаганнан бирле 50 меңнән артык гаилә бу мөмкинлектән файдаланган.
Ана капиталы акчаларын мәктәп яки югары уку йортында уку өчен түләүдән тыш, балалар бакчасына, түгәрәкләргә, спорт секцияләренә, тел курсларына һәм башка белем бирү хезмәтләренә дә тотарга мөмкин. Әлеге юнәлеш программа кысаларында акчалардан файдалануның иң киң таралган ысулларының берсе булып кала.
Ана капиталы белән балалар бакчасына йөрү, түгәрәкләрдә һәм иҗади студияләрдә шөгыльләнү, спорт секцияләренә һәм тел курсларына түләү, хәтта автомәктәптә уку өчен дә исәп-хисап ясарга мөмкин. Төп шарт — хезмәт күрсәтүче оешманың белем бирү эшчәнлеген алып баруга гамәлдәге лицензиясе булуы.
2026 елда ана капиталы күләме беренче бала туганда 728 921 сум тәшкил итә. Икенче яки аннан соңгы бала туганда, әгәр түләү хокукы моңа кадәр барлыкка килмәгән булса, сумма 963 243 сумга җитә.
Ана капиталы акчаларын балаларның белем алуына тоту өчен гаризаны онлайн рәвештә яки Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәте аша бирергә мөмкин. Өстәмә мәгълүматны 8 800 100 0001 номерлы Бердәм контакт-үзәктән алырга мөмкин.
Нет комментариев