Татарстанда 4 мартта хәбәр тарату системаларын тикшерү өчен сиреналар кабызылачак
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 4 мартта хәбәр тарату системаларын тикшерү өчен сиреналар кабызылачак

Халыкка тынычлык сакларга киңәш итәләр.

Татарстанда 4 мартта республикадагы хәбәр тарату системасын планлы тикшерү планлаштырыла. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, 10.40 һәм 10.45 сәгатьләрдә электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә) кабызылачак, ә 10.43 сәгатьтә мөһим хәбәрләр тапшыру өчен теле — һәм радиоканаллар кулланылачак.

Халыкка тынычлык сакларга киңәш итәләр. Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итүнең кирәге юк.

Ил төбәкләрендә хәбәр тарату системаларын тикшерү елга ике тапкыр — язын һәм көзен уза.

«Барыгызга да игътибар!» сигналы — бу халыкның игътибарын хәзер мөһим мәгълүмат яңгыраячагына җәлеп итә торган бердәм сигнал. Ул сиреналар, тавышлы элемтә, телерадиотапшырулар яки транспорт һәм башка техник хәбәр итү чаралары ярдәмендә яңгыратылырга мөмкин.


Нет комментариев