Бүген, 24 сентябрьдә, Татарстанда антициклон йогынтысында гадәттән тыш җылы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көчле явым-төшемнәр фаразланмый. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан сакланачак.
Төбәк территориясендә көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр тизлектәге җил исәчәк. Көндез урыны белән, шул исәптән Казанда, җил тизлеге секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Җылы төннән соң (+9..+14 градус) Татарстанда көндезге сәгатьләрдә һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда сентябрь азагы климатик нормадан 5 градуска җылырак була.
Нет комментариев