Татарстанда 25 мең мигрантка кызамыктан прививка ясатырга планлаштыралар
Февральдә республикада кызамыкның ике очрагы теркәлгән.
Быел Татарстанда 25 мең мигрантка кызамыктан прививка ясатырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Кызамыкка каршы вакцинацияне колачлау тотрыклы рәвештә арта, әмма әле прививка кирәк булган кешеләр кала. Без быел 31 200 кешегә прививка ясатырга планлаштырабыз. Аларның 25 меңе — мигрантлар», — дип аңлатты Авдонина.
Февральдә республикада кызамыкның ике очрагы теркәлгән. Авыручылар белән элемтә учагында 779 кеше булган, әмма 29 кеше вакцинацияләнергә тиеш булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев