Бүген, 21 сентябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана.
Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә исә. Көндез ул урыны белән 13 метрга кадәр көчәячәк. Татарстанда һава көндез +20...+25 градуска кадәр җылына.
Нет комментариев