Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр.
Республикада төнлә минималь температура +5...+10 градуска җитәчәк. Көндез максималь температура +18...+23 градус булачак.
Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда эш атнасы ахырына кадәр тотрыклы җылы һава торышы сакланачак, явым-төшем ихтималы аз, температура режимы климатик нормадан 7-9 градуска югарырак булачак.
Нет комментариев