Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 9 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана, температура тагын бераз күтәреләчәк.
Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава була. Сизелерлек явым-төшем көтелми.
Җил секундына 4-9 метр тизлек белән исәчәк, аның юнәлеше көнбатыштан көньяк-көнбатышка һәм көньякка үзгәрәчәк.
Көндез һава +12...+17 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев